Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без аларны беркайчан да онытмаячакбыз

Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтәбез. Безнең ата-бабалар Ватан өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштеләр һәм безнең аларны онытырга хакыбыз юк. "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлеге активистлары сугыш ветераннары белән очраштылар.

Ул куркыныч сугыш турында без бүген бары тик китаплардан, фильмнардан һәм ветераннарның истәлекләре буенча гына беләбез. Һәм безнең арада бүгенге тыныч тормыш өчен көрәшкән кешеләр елдан-ел азая бара, шуңа да бу хатирәләрнең дә кадере арта. Бүгенге көндә безнең районда сугышта катнашучы 21 кеше яши. Һәм алар белән очрашу - ул безнең Ватаныбыз тарихы белән очрашу. Аларның хатирәләре - ул сугышның телдән сөйләнә торган чын, уйлап табылмаган тарихы.

"Җиңү волонтерлары" иҗтимагый оешмасы кураторы Айгөл Гыйззәтуллина, "Бердәм Россия яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлеге җитәкчесе Екатерина Галләмова һәм район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина сугыш ветераннары Михаил Гришахин, Андрей Ивойлов, Нина Куприянова, Михаил Козлов һәм Николай Михайловта кунакта булдылар. Алар ветераннарның сугышчан еллары турында тыңладылар, аларның бүләк алган тарихлары турында кызыксындылар, фотога төштеләр. Бу очрашуларның нәтиҗәсе булып, "Җиңү затлары" дигән китап саналачак.

Ветераннарның тормыш яратулары һәркемне сокландыра. Андрей Ивойлов үзенең сугышта узган һәр көнен хәтерли. 72 ел элек булган вакыйгаларны кичәге кебек сөйли. Михаил Гришахин сугышны Япония белән чиктәш булган җирдә башлый, аның күкрәгендә "Японияне җиңгән өчен" медале балкый. Ә разведчик Николай Михайловның девизы 72 ел элек булган кебек яңгырый.

- Мин әзер! - дип җавап бирде ул волонтерларның шаярып: "Сезне әле армиягә алырга була", дип әйткән сүзләренә.

Ягымлы, игелекле Нина Куприянова сугышта элемтәче булып хезмәт итә һәм дошман самолетларын бәреп төшерергә булыша. Ә десантчы Михаил Козлов Җиңүдән соң күп еллар мәктәптә немец телен укыта. Барысының да язмышы төрле, әмма аларны бер нәрсә бәйли - гомерләренең яшь чагында аларның тормышларына сугыш килеп керә. Һәм алар аның бар кыенлыкларын һәм югалтуларын лаеклы кичерделәр. Ә без, үз чиратыбызда, бу кешеләргә рәхмәтле булырга һәм аларны хәтерләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса