Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

”Без районыбыз яшьләре белән горурланабыз”

Яшьләр көне питрәчлеләрнең иң яраткан җәйге бәйрәмнәренең берсе булып тора. Бу бәйрәмне күпләр үзләренеке дип саный. Алар арасында бала статусыннан чыкмаган мәктәптә укучы һәм яшүсмер балалар да бар. Һәм шуңа күрә барлык питрәчлеләр дә балалар шәһәрчегенә яшьләр көнен билгеләп үтәргә җыелды.

Яшьләр көне җәйнең иң кызу чорында үтә - ул шау-шулы кичәләр, җәйге пикниклар, ачык мәйданчыкларда уза торган дискотекалар вакыты. Бу гына да түгел. Бу вакытта безнең районда традицион рәвештә яшьләр белән эшләү нәтиҗәләрен игълан итәләр һәм иң актив, энергияле һәм лаеклы булганнарын бүләклиләр.

- Питрәч яшьләре төрле ярышларда, бәйгеләрдә район данын һәрвакыт лаеклы рәвештә яклыйлар. Без аларның казанышлары һәм күрсәткән хезмәтләре белән горурланабыз, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева.

- Иң актив һәм позитив яшьләр бездә. Бу өлкәдә без бүген бөтен республика буенча лидерлар позициясендә торабыз, - дип билгеләп үтте район аграр яшьләр берләшмәсе бүлеге вәкиле Илназ Кәримов.

Бу көнне район башлыгы исеменнән грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән Елена Лифанова, Илназ Кәримов, Ирина Моисеева, Ләйсән Сагирова, Данис Таҗиев, Сабир Янов бүләкләнде. "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасыннан Дмитрий Воркунов, Ксения Товкалева, Анастасия Пронина, Татьяна Гринина, ТР иреклелек үсеше үзәгеннән - Илгиз Кәримов һәм Виктория Шульга рәхмәт хатлары алды.

Бу көнне сәхнәгә быел безнең районда мәктәпне медальгә тәмамлаган 19 чыгарылыш укучысы да чыкты. Шулай ук бу көнне яшь өйләнүчеләрне дә хөрмәтләделәр, быел балалары туган әти-әниләрне котладылар.

Кайбер яшь гаиләләр әле көндез генә гадәти булмаган коляскалар парадында катнаштылар. Балаларының "транспорт чарасы"н бизәүгә бик тә иҗади караган әти-әниләрне дипломнар белән бүләкләделәр. Питрәчлеләрнең фантазияләре яхшы булып чыкты, "иң яхшы экипажлар" булып Нигъмәтуллиннар, Биккининнар һәм Колчиннар гаиләләре саналды.

Ә инде кичәнең иң якты һәм истәлекле вакыйгасы булып, әлбәттә инде, буяулар фестивале саналды. Агулы булмаган һәм аллергия китереп чыгармый торган төсле буяулар һәркемне баштанаяк төрле төсләргә күмде. Бу һәркемгә берничә сәгатькә шатлык дәрьясына чумарга ирек бирде. Кечкенә балалар да, дәртле яшьләр дә, кырыс ир-атлар да, нәфис хатын-кызлар да бер зур бәхетле гаилә булып алдылар һәм яшьлек матурлыгына шатландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса