Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без һәрвакыт гражданнар хокукларын яклыйбыз”

Ел башында иң тәүге һөнәри бәйрәмнәрнең берсе - Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәрләре көне.

2017 елда ул дәүләт дәрәҗәсендә 22 нче тапкыр үтә. Әлеге дата символик мәгънәгә ия. Төгәл 295 ел элек, 1722 елның 12 гыйнварында, Россия прокуратурасының беренче институты барлыкка килә. Питрәч район прокуроры, юстиция киңәшчесе Алмаз Әхмәтшин хәбәрчебез Елена Зариповага район прокуратурасы эшчәнлеге турында сөйләде.

РФ прокуратурасы - Россия Федерациясе исеменнән Россия Конституциясе үтәлешенә һәм аның территориясендә гамәлдә булган законнар үтәлешенә күзәтчелекне тормышка ашыручы бердәм федераль үзәкләштерелгән органнар системасы.

Прокурорлар башкарма хакимиятнең федераль органнары, тикшерү комитеты, РФ субъектларының закон һәм башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, контроль органнары тарафыннан законнар үтәлешенә күзәтчелекне тормышка ашыра. Төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе - гражданнарның иреге һәм хокуклары үтәлешенә күзәтчелек.

- Питрәч прокуратурасы белгечләре өчен 2016 ел ничек үтте, ул ничек хәтерегездә калды?

- Узган елда без 700дән артык хокук бозуны ачыкладык, прокуратура протесты буенча хокук бозуга кагылышлы 29 хокукый акт кире кагылды, 271 кеше дисциплинар, 64 - административ җаваплылыкка тартылды. Әлеге саннар, калган башка нәтиҗәләр кебек үк - гомумкүзәтчелек тикшерүләре, гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерү нәтиҗәләре. Кайбер хокук бозулар массакүләм мәгълүмат чаралары мониторингы юлы белән ачыкланды.

Сүз уңаеннан, мисал өчен питрәчлеләрнең соцчелтәр группаларында нинди проблемалар буенча фикер алышуын күзәтәбез. Әгәр гражданнар законнар бозу белән бәйле проблемалар белән мөрәҗәгать итсә, аларны оператив тикшерергә тырышабыз. Узган елда районда яшәүчеләр аркылы ачык калдырылган канализация люклары, санкцияләнмәгән чүплекләр, юлларның юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләренә туры килмәве мәгълүм булды. Прокуратура таләбе буенча әлеге фактлар буенча хокук бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне җәзага тарту буенча чаралар кабул ителде.

- Узган ел су саклау зоналары елы дип аталган иде, бу прокуратура органнары эшендә ничек чагылды? Бездә әлеге территорияләр өстәмә игътибарга һәм саклауга мохтаҗмы?

- Һичшиксез, Мишә елгалары һәм башка сулыклар даими игътибарга мохтаҗ. 2016 елда прокуратура әлеге өлкәдә закон бозуның күп кенә фактларын ачыклады. Нигездә хокук бозулар яр буе тирәсендәге линияләргә законсыз рәвештә корылмалар торгызу белән бәйле. Прокуратура таләбе буенча корылмаларның бер өлеше гражданнарның үз ирекләре белән сүтелде. Кайбер очракларда суд карары таләп ителде. Без мондый суд карарларын катгый контрольдә тотабыз һәм аларны район суд приставлары хезмәте белән берлектә үтәттерүгә ирешәчәкбез.

- Кеше сезгә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә, сез аларга ничек ярдәм итә аласыз? Алар турыдан-туры мөрәҗәгать итәләрме әллә электрон рәвештәме?

- 2016 елда район прокуратурасына барлыгы 331 мөрәҗәгать килде. Соңгы вакытларда электрон рәвештә мөрәҗәгать итүчеләр саны да арта бара, безгә үзләре килүчеләр дә бар. Шулай ук прокуратура хезмәткәрләре эш вакытында гражданнарны шәхси кабул итә. Нигездә район халкы прокуратурага хезмәт хакын алуда теләктәшлек белдерүләрен сорап, гариза белән мөрәҗәгать итә. Кызганыч, барлык җитәкчеләр дә хезмәткәрләренең хезмәт хакын вакытында алу хокукларын үтәми. 2016 елда Питрәч районы прокуратурасы 218 хезмәткәргә хезмәт хакын вакытында түләү хокукын кайтарды. Шулай ук шикаятьләрнең һәм гаризаларның шактый өлешен җир мәсьәләләре, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге мәсьәләләр тәшкил итә. Җирле үзидарә органнарының гаризаларны тиешенчә тикшермәве буенча да мөрәҗәгатьләр килә.

Болар барысы да - профессионаллар коллективы эше нәтиҗәсе. Питрәч район прокуратурасында район прокурорыннан тыш, аның урынбасарлары Гүзәл Хәмидуллина һәм Петр Глухов, прокурор ярдәмчесе Игорь Осипов, беренче разрядлы өлкән белгеч Лилия Шаһиева һәм шофер Булат Зыятдинов та хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса