Бүген Питрәчтә сирена яңгыраячак
Җәмгыять

Бүген Питрәчтә сирена яңгыраячак

6 октябрьдә Татарстан буенча гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итү системалары тикшерү узачак.

Тиешле йөкләмәне ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Тикшерүнең максаты - халыкка хәвеф-хәтәр турында үз вакытында җиткерү. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына тынычлык сакларга киңәш итә. Мондый ук тикшерү 3 мартта узган иде.