Бүген Татарстанда +23 градуска кадәр җылытачак
Җәмгыять

Бүген Татарстанда +23 градуска кадәр җылытачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. 

Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Көндез җилнең тизлеге көчәеп, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Көндез +18..+23 градус тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.