Биш ел эчендә алиментлар буенча миллион сум бурыч җыйган питрәчлене хөкем иттеләр
Ир-ат "Балаларны карап тоту өчен акча түләмәү" маддәсе буенча гаепләнә.
Питрәч районында яшәүче 40 яшьлек ир-ат балага алимент сыйфатында үз керемнәренең дүрртән бер өлешен түләргә тиеш булган.
Әмма, ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, 2006 елның мартыннан 2021 елның августына кадәр ир-ат алимент түләүдән баш тарткан. Бу вакыт эчендә бурыч бер миллион сумнан артып киткән.
Киләсе 8 айда аңа төзәтү эшләре рәвешендә җәза каралган. Моннан тыш, питрәчле алган хезмәт хакының 10%ы дәүләт кеременә юнәлдереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа