Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Корчагин: “Минем исән калуым - зур могҗиза”

Павел Корчагин өчен 9 май – елның иң дулкынландыргыч һәм үзенчәлекле көннәренең берсе. Ул батырлыгы өчен Ватан сугышы Ордены алуы белән горурлана.

 

– Хезмәт иткәндә, “Җиңү көне кайчан килер һәм аны күрү бәхете кемгә эләгер икән?” дип уйладым. Ләкин без җиңәчәгебезгә ышандык, – диде Павел Семенович.

Ул каты сугышларда катнаша. Бервакыт 12 солдатның саз ерып миномет күтәреп баруларын, аны дошман алдына ук китереп куюлары турында әйтте. Ә бервакыт ул чак кына үлми калган. Аны немец шәһәреннән кырык километр ераклыкта яралаганнар. Ул вакытта ул яшь, кыю, курку белмәс була. Шуңа күрә солдатны һәр җирдә зур куркыныч көтеп торуын аңлап бетерми.

– Миңа 19 яшь иде. Без Кенигсбергка юл алдык, безне бомбага тота башладылар. Мин могҗизаи рәвештә исән калдым. Ярый әле чыдадым. Контузия булды, кулым эленеп кенә торды, – дип сөйли фронтовик.

Яраланган кулын дәвалау, күнектерү өчен ул аккордеонга тартыла. Бүгенге көнгә кадәр уйный. Аның тавышы ошый, ди. Музыка коралына бик сакчыл карый. Авыр булуга карамастан, беркемгә дә булышырга рөхсәт итми, аны чемоданда йөртә, аннан аны үзе чыгара, аннары кире урынына урнаштырып куя. Анда көй сузып моңлана. 3,5 ел Дәрвишләр бистәсендә балалар йортында эшләгәнен, махсус белеме булмаса да, балаларны музыкага өйрәткәнен искә төшерде. Безнең районда Павел Семенович “Кощак” җәнлек совхозында баш ветеринария табибы булып эшләгән.

Ул ялгызы яши, көн саен аңа социаль хезмәткәр килә, аның янына үги кызы да килә. Ветеранның үз балалары да бар.

– Минем ике улым бар. Берсе – Чаллыда, икенчесе – Петербургта. Алар минем янга кайтмый. Минем аларга үпкәм зур. Янәшәмдә чит кешеләр, ә алар юк, – диде күңелсезләнеп ветеран.

Ләкин ул үзенә озак күңелсезләнеп утырырга рөхсәт итми, үзенә шөгыль таба. Чишмәгә суга бара, юлда машина тотып, шәһәргә пироглар алырга бара. Сөйләшергә ярата, шуңа күрә кунакларга һәрвакыт шат. Тулаем, ветеран сәламәтлегеннән зарланмый, соңгы вакытта начар ишетә башлавына гына борчыла. Май ахырында аңа 98 яшь тула.
 

Хәрби юлы Кызыл армиягә 1943 елның гыйнварында чакырыла. Горький шәһәрендә (хәзерге Түбән Новгород) укыту артиллерия полкында хезмәт итә. Зенит полкы составында хезмәт итү срогы тәмамланганнан соң аны Мәскәүгә җибәрәләр. Витебск, Борисово шәһәрләрендә дошманны тар-мар итә, Березина елгасын кичкән. 1944 елның июлендә совет гаскәрләре составында дәүләт чиген үтеп, Көнчыгыш Пруссиягә керә. Немец фронтының атаклы "Багратион" операциясендә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса