Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Гыймадиев: “Сугышта бик күпне күрергә туры килде”

Шәле авылыннан Хәким Гыймадиев 99 яшендә дә җырлап яши. Ул борынгы татар көйләрен әле дә искә төшерә.

– Әти белән әни һәр мәҗлеснең йолдызлары иде. Әни башлап җибәрә, әти дәвам итә... шулай икесе бергә сандугачлар кебек моңлана иде. Әни үлгәнгә дә инде 18 ел булды, – дип сөйләде сугыш ветеранының кызы Зәйтүнә Фәттахова.

Сугышка киткәндә Хәким Гыймадиевка нибары 17 яшь кенә була. Шахтага эшкә киткән җиреннән фронтка алалар аны. Башта Чувашиядәге Сибирский шәһәрендә хезмәт итә. Ә 1943 елның кышында Смоленск фронтына юл тота. Ләкин аңа сугышта озак булырга туры килми. Шул кышны дошман минасы шартлап, кыйпылчыгы ботына эләгә. Аны дәваланырга Казахстанга җибәрәләр. Алты ай урыныннан да кузгалмыйча госпитальдә ята. Ләкин терелгәч тә тиз генә өенә кайтармыйлар аны. 1945 елның ноябрь аена кадәр Казандагы хәрби заводта эшли. “Ике кулың да сау, урындыкка булса да утырып эшләрсең”, дип алып калалар аны. Ләкин шул яралануыннан соң егет аксак кала.

– Гомер күрмәгәнемне сугышта күрергә туры килде. Җиңү көнен ел саен көтеп алам, ләкин картайган саен дөньяга карашлар да үзгәрә, артык бәйрәмчә купшылануларына исем китми хәзер, – ди ветеран.

Элек мәктәп укучылары белән еш очраша ул, хәзер инде бер елга якын өйдән чыгып йөрми икән. Егылып аягын авырттырган булган. Картлык барыбер үзен сиздерә инде. Шулай да дөньяда булган барлык яңалыклардан хәбәрдар ул.

– Мин элек сугышкан җирдә хәзер кабат бәрелешләр башланды, – дип Украинада барган хәлләрне дә күзәтеп тора.

Фронттагы батырлыклары өчен аңа Бөек Ватан сугышының I дәрәҗә медален бирәләр. Хәзерге вакытта ветеран кызы Зәйтүнә белән яши. Ул аны карап, тәрбияләп тора.

– Әти сугыш елларын еш искә төшерә. Корал җитмәгәнлектән ике солдатка бер автомат бирәләр иде, ди. Берсе ятып калса, икенчесе шул автоматны алып дошманга таба барырга тиеш булган. Немецлар белән күзгә-күз карашып сугышырга да туры килгән аларга. Сугыш беткәч, ул печән складында эшли. 1947 елда әни белән өйләнешәләр. 58 ел бергә торалар. Алар икесе дә безгә үрнәк булды. Әти беркайчан да эчмәде, тартмады. Таләпчән, ләкин бик гадел кеше булды, – дип сөйли аның турында кызы.

Хәзерге вакытта ветеранның алты баласының дүртесе исән. Хәким Гыймадиев нәселен сигез оныгы, унике оныкчыгы дәвам итә. Бәйрәмнәрдә алар барысы да бергә ата-бабалары йортына җыелалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса