Богородск һәм Шәле авылларында быел яңа парклар барлыкка киләчәк
Бу авылларда яшәүчеләр районда иң актив булып чыкты һәм дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүдә катнашты.
Сораштыруда катнашып, алар 2020 елга приоритетларны куя алды - алар фикеренчә, иң беренче чиратта, кайсы паркларны, скверларны, мәйданнарны, җәяүлеләр урамнарын, тәртипкә китерергә кирәк. Халыкның активлыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсе буларак, бу авылларда ял итү өчен яңа урыннар барлыкка килергә тиеш. Шәледә балалар өчен ял зонасы, пикниклар өчен зона, воркаут зонасы булган парк төзү планлаштырыла. Болар барысы да 15 сутый мәйданда урнашачак.
Богородскида булачак “Алма бакчасы” паркының мәйданы 17,5 сутый. 2020 елда безнең районда ике парк төзелешенә республика программасы буенча якынча 32 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
4 февральгә кадәр халык үз тәкъдимнәрен кертә ала. Ял итүнең яңа территорияләре проектлары аларның фикерен исәпкә алып эшләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа