Быел районда "Безнең ишегалды" программасы кысаларында 19 ишегалды төзекләндерелә
Колай, Пановка һәм Иске Шигали авылларында йорт яны территорияләре яңартыла.
Иске Шигали авылында 3 ишегалды яңартылачак, анда 7 йорт керә. Бу - Заводская урамы (1 һәм 2 нче йортлар), Механизаторов урамы (1, 2, 3, 4 нче йортлар) һәм Молодежная урамы (3 нче йорт). Һәркайда эшләр башланды инде. Ишегалларында техника юлларны һәм тротуарларны төзекләндерә, аларны асфальтлыйлар. Механизаторов урамы ишегалдында 50гә якын законлаштырылмаган һәм авария хәлендәге сарай сүтелде. Өлешчә территорияне балалар мәйданчыгы биләячәк. Алга таба гражданнар белән очрашу һәм бушаган урынны ничек төзекләндерүне бергәләп хәл итү планлаштырыла. Анда агачлар утыртылыр, мөгаен. Ишегалды территорияләрендә, яңа юллардан тыш, балалар мәйданчыклары, парковка, кече архитектура формалары барлыкка киләчәк.
Пановка авылында тугыз күп фатирлы йорт ишегаллары яңартыла. Первомайская урамындагы 12 нче йорт ишегалдында каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгын төзекләндерү эшләре тәмамланган инде. Асфальт җәелгән. Тротуарларга да асфальт саласы калды. Балалар мәйданчыгы өчен урын төзекләндерелгән – анда уен конструкцияләре дә урнаштырылачак.
Тукай урамындагы ишегалларында юллар һәм тротуарлар буенча җир эшләре алып барыла. Кайдадыр инде вак таш ята, асфальт җәяргә әзерләнәләр. Тукай урамында 5 һәм 6 нчы йортлар ишегалларында, зур булмаган парковкада һәм тротуарларда асфальт җәелгән. Центральная урамындагы 4, 5, 17, 21 нче йортларда да шундый үзгәрешләр көтә.
Шунысы игътибарга лаек, Пановкада йорт буенча җаваплылар аеруча актив.
Без барысын да күзәтәбез. Кирәк булса, төзүчеләргә булышабыз. Бу бит безнең өчен эшләнә. Мин үзем эретеп ябыштыручы, җиһазлар бар. Ватылган вакытлар да булгалый, бергәләп көйлибез, - дип билгеләп үтә Тукай урамындагы алтынчы йорт буенча җаваплы Мәскүд Шамил улы. – Безнең ишегалдында 30 ел инде асфальт булганы юк. Хәзер юллар яхшы, - дип өстәде ул.
Аларда ике подъездлы ике катлы йорт, хәзер анда 13 кеше яши. 3 ел элек биредә капиталь ремонт үткәрелгән - түбәне һәм подъездларны яңартканнар.
Өченче авыл - Колайда әлегә район бюджеты хисабына су белән тәэмин итү системасы буенча эшләр бара. Тиздән Тукай урамының 2, 3, 5, 6 нчы, Молодежная урамының 1, 2 нче һәм Профсоюзная урамының 32, 37 нче йортлары урнашкан урамнардагы ишегалларын төзекләндерү эшенә керешәчәкләр.
5 ел эчендә программа районның 95 ишегалдында үтәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа