Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыты авылыннан агроном: "Икмәк исен балачактан яраттым”

Йосыф Идиятов үзен хаклы рәвештә җир кешесе дип саный. Җир эшенә ул кечкенәдән үк Чыты авылында “Ленин байрагы” колхозында шофер булып эшләгән әтисенә ярдәм итүдән керешкән.

- Мин әти белән басуга чыгарга ярата идем, бигрәк тә ашлык ташыганда. Икмәкнең хуш исен, авылым кырларын балачактан яраттым һәм әле дә яратам, - ди Йосыф Миңнулла улы. Малай чакта ук инде ул агроном булырга уйлый. Авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлап, 1982 елда агроном булып эшли дә башлый. Беренче тапкыр күрше Керәшен Сәрдәсе авылында, аннары Чытыда эшли. Җиде ел дәвамында рәис буларак туган авылы колхозын җитәкли, алты ел Питрәчтә ПМК-2дә башлык була. Хәзер ул “Агролак” ҖЧҖнең баш агрономы.
- Һәрвакыттагыча, бүген дә мин яраткан эшемдә, - ди Йосыф Миңнулла улы. - Бездә кызу эш вакыты, уңыш җыябыз. Шулай ук көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерлибез. - Эш күп вакытны ала, әмма балалар миңа һәрчак булышалар. Өйдә барысын да үзләре эшлиләр – әзерлиләр дә, җыештыралар да, бакчада да эшлиләр.
Басуларда быел уңыш мул булуы куандыра. Узган ел безнең хуҗалык урып-җыю нәтиҗәләре буенча районда өченче урынны алды, ә берничә кеше призерлар һәм җиңүчеләр булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса