Чыты авылыннан Әфганстанда җиде кеше хезмәт иткән, алар исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан
Чыты авылы мәдәният йортында якташ әфганчылар белән очрашу кичәсе үткәрдек. Безнең авылдан Әфган җирендә 7 кеше хезмәт итеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан.
Кызганыч, Гайнетдинов Хәлил һәм Абдуллин Илсур абыйлар вакытсыз безнең арадан китеп бардылар.
Бүгенгесе көндә Галәметдинов Миннегаян, Абдуллин Миннулла абыйлар Чытыда, Мөхәмәтгалиев Миңнур абый Питрәчтә, Галәветдинов Рәвис абый Казанда hәм Сәләхетдинов Фирдинант абый Түбән Кама шәһәрендә гомер итәләр.
Әлеге чарада аларның өчесе Миңнур, Рәвис, Миннегаян абыйлар, шулай ук мәрхүм Илсур һәм Хәлил абыйларның тормыш иптәшләре катнашты.
Чакырулы кунаклар - Чыты авыл җирлеге башлыгы С.А.Фәйзрахманов, башлангыч ветераннар Советы җитәкчесе М.К.Шәмсетдинова hәм бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче Галәветдинов Булатның әти-әнисе Галәветдинов Мөхәмәтнур абый белән Зөлфия апа иде.
Чара һәркемгә бик ошады, күңелле һәм матур үтте.
Безне зурлап күчтәнәчләр белән килүегез өчен бик зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа