Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәүләт хезмәте порталына биометрия аша кереп булачак

Функция гамәлдә булган аутентификация ысулларына өстәмә булачак.

«Дәүләт хезмәтендә» биометрия ярдәмендә керү функциясе кулланылачак. Мондый мөмкинлек гражданнар өчен 2023 елның февралендә барлыкка киләчәк. Биометрияне гражданнар үз теләкләре белән файдалана алачак. Биометрик мәгълүматлар порталда булган аутентификация ысулларына өстәмә булачак: гадәти логин һәм пароль шулай ук саклана», - дип хәбәр иттеләр РИА Новостига Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, биометрия аша «Дәүләт хезмәтләре» порталына Бердәм биометрик системада теркәлгән һәм әлеге сервистан файдалануга үз ризалыгын биргән кулланучылар керә алачак. Хәзерге вакытта бу системада банклар бүлекчәләрендә теркәлергә мөмкин.

Киләчәктә теркәлү шулай ук күпфункцияле үзәк яисә махсус мобиль кушымта аша мөмкин булачак. Аутификацияләү өчен кулланучыга соңгы ысул ярдәмендә яңа буын чит ил паспорты һәм NFC-модульле смартфон кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса