Депутат малайга телефон бүләк итәчәк, аны ул «Теләкләр чыршысы»нда күрсәтте.
Дәүләт Думасының «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Рөстәм Кәлимуллин Питрәч районыннан 11 яшьлек Азамат Фәйзрахманов хыялын тормышка ашырачак.
Малай кәрәзле телефон турында хыяллана. Депутат, һичшиксез, Яңа ел алдыннан питрәчле янына киләчәген һәм бүләкне тапшырачагын билгеләп үтте.
«Теләкләр чыршысы» акциясенә бик теләп кушылдым. Без балаларның хыялларын тормышка ашыруда ярдәм итәргә тиеш", - диде Кәлимуллин.