Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эльгиза Фәйзуллина: «Студент булганда мин инде кияүдә идем»

Ветераннар советы рәисе, кеше хокуклары буенча вәкаләтле ярдәмчесе студент булган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты

Эльгиза Фәйзуллина:

– Мин студент булганда инде кияүдә, ирем белән ике бала тәрбияли идем. Читтән торып уку бүлегенә укырга кергәндә, кече балама ике яшь иде. Авыр булды, әмма мин барысына да түздем, тырыштым. Безнең факультет деканы Яхин Мирбат Әхмәтович безнең гаиләле килеш укуга вакыт табуыбызга һәрвакыт соклана иде.
Шуны яхшы хәтерлим, без лекциядән соң аудиториядән чыктык та коридор буйлап барабыз, каршыбызга бер төркем студентлар килә. Шул чакта араларында кечкенә баланы күреп алдым. Дустыма: “Кара, кемдер хәтта баласы белән килгән институтка”, – дидем. Аннары якынрак килгәч, бу малай минем якка таба йөгерә башлады, колачларын җәеп миңа: “Әни!” – дип кычкырмасынмы. Бу бала минем улым булып чыкты. Ирем аның белән мине алырга килгән икән.
Мин Максим Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтында бухгалтерлык исәбе буенча икътисадчыга укыдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса