Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында

Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Эш эзләүчеләргә 60тан артык вакансия тәкъдим ителде.
Белгечләр хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри укыту һәм яңадан өйрәнү мәсьәләләре буенча консультатив әңгәмә үткәрделәр, катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.