Федераль эзләүгә игълан ителгән питрәчлене тоткарлаганнар
Җәмгыять

Федераль эзләүгә игълан ителгән питрәчлене тоткарлаганнар

Ир-ат товар урлауда шикләнелә

Казанда полициянең дежур частенә федераль эзләүдә булган 37 яшьлек питрәчлене китергәннәр.

Ир-атны Копылов урамындагы гипермаркетта товар урлауда шикләнелә. Документларын тикшергәндә, росгвардиячеләр аның элек шундый ук җинаять өчен хөкем ителгәнен һәм җәза буларак билгеләнгән мәҗбүри эшләрдән качканлыгын ачыклаган.