Федосия Николаева: «Кошчылык минем яраткан эшемә әверелде»
«Ак Барс» кошчылык комплексы кош караучысы Федосия Николаевага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде
«Корпуста барысы да яхшы һәм тәртиптә булуын мин кошларның авазыннан ук аңлап алам», - ди Федосия Николаевна.
Утыз елдан артык ул Осиново бистәсе - «Ак Барс» кошчылык комплексы маршруты буенча эшкә йөри. Балалары - ике кызы Татьяна һәм Марина да үсеп җиткәннәр. Инде аның биш оныгы бар, ә Федосия һаман ияләшкән гадәт буенча үзенең яраткан эшенә чаба.
Иртәдән беренче эш итеп дезинфекцияләүче келәмнәрне тикшерәм, дару куям, температураны үлчим, аннары кулдашым белән корпусны әйләнеп чыгабыз, - дип сөйли Федосия Николаевна. Слесарь һәрчак ярдәмгә килә. Мин үз чебиләремнең хәлен тавышла - рыннан ук аңлыйм. Мәсәлән, сулары юк икәнен яки ашарларына җитәрлек булмавын аңлавы кыен түгел, - диде елмаеп кошчы. - Бу еллар эчендә күп нәрсәгә өйрәндем инде. Хәтта тышкы кыяфәтләреннән чыгып, аларның торышын билгели алам. Стажым зур, утыз елдан артык биредә эшлим бит.
Федосия Николаевна эшләү дәверендә, предприятиедәге барлык үзгәрешләрне кичергән кеше. 1998 елда эшли башлаганда, корпусларда ике яруслы читлекләр урнаштырылган була, хәзер инде биш катлы читлекләр дә бар. Корпусларда чиста, җыештыру пылесос белән башкарыла, күп кенә эшләр автоматлаштырылган, хәтта витаминнар бирү дә...
Эшебез, әлбәттә, хәзер җиңеләйде, - ди кошчы, - бездә хәтта форточкалар да автомат рәвештә ачыла, корпусларда һава чистара башлады, эшләве рәхәт. Мин үз эшемне бик яратам һәм коллективыбыз бик яхшы, без һәрчак бригадирыбыз Илфат Вәлиев белән киңәшләшеп эшлибез. Бердәнбер уңайсызлык, һәркемнеке шикелле нормаль ял көннәре булмаудыр. - Тугыз ел ял итмичә эшләгән бер чор булды, - дип сөйли Федосия Николаевна, - балалар укытырга кирәк иде, шуңа да ялсыз эшләргә туры килде. Мин хәтта яңа елны өйдә өстәл артында каршы алганымны да хәтерләмим, чөнки кулдашларымны ял иттерә идем. Әмма моның бер сере бар. Минем 2 гыйнварда туган көнем. Шуның өчен шулай эшләдем дә. Ә алар миңа туган көнемдә ял итәргә мөмкинлек бирәләр иде. Менә шулай тату эшлибез. Минемчә, бу - иң мөһиме.
Аның ире Анатолий Иванович предприятиедә шофер булып эшли. Киләсе елда аңа 60 яшь тулуын да әйтеп үтте ул. Аларның бәхетле гаилә формуласы берберсенә хөрмәт, игътибар күрсәтүдән, хезмәт сөючәнлектән, балаларын яра - тып тәрбияләүдән гыйбарәт. Федосия Николаевнаның яраткан шөгыле дә бар. Җәен ул вакытын дачада уздыра. Эштә бик нык арыса да, яраткан бакчасына ашыга, анда аны яраткан чәчәкләре көтә.
Безнең чәчәкләргә һәркем сокланып карый һәм мин кешеләргә шатлык китерә алуыма куанам гына, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа