Гариза бирергә өлгерегез
Уналты яше тулмаган балалары булган, моңа кадәр коронавируслы хәлгә бәйле рәвештә бирелүче акчалата түләүне алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр гаризаны 30 сентябрьгә кадәр яза алалар.
Пенсия фонды 3 яшькә кадәрге балаларга 5әр мең сум акчаны апрель аеннан башлап түләде, 1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 10ар мең сум акча бирелә.
Июльдә 16 яшькә кадәрге балаларның атааналары, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр 10 мең сум күләмендә өстәмә бер тапкыр түләнә торган түләүгә хокук алды.
Айлык яки бер тапкыр түләнә торган гаризалар нигезендә автоматик рәвештә бирелүе әлеге түләүнең үзенчәлеге булып тора.
Т ү л ә ү а л м аган гаиләләргә 30 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәкләр яки Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша гариза бирергә кирәк. Гаризаларны тутыру өчен үзең белән паспорт, бала туу турында таныклык, гариза бирүченең банк счеты реквизитлары булырга тиеш.
Опекуннарга опека турында документ бирергә кирәк. Ата-аналарга ярдәм буларак Пенсия фонды сайтында бу түләүләр турында аңлатмалар урнаштырылган. Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге 2-79-27-27 номеры буенча тулырак мәгълүмат алырга яки кабул итүгә алдан язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа