Гөбәдия
Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез.
Камыр өчен 100 г сөт, 50 г үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тулыр-тулмас чүпрә, 1 чәй кашыгы шикәр комы, чеметем генә тоз кирәк була.
Камыр басасыз. Аннан шул камырны 20 минут “ял” иттерәсе. Кичтән басып куйсагыз, тагын да яхшырак. Җәеп, эчлекне генә саласы кала. Иң аска корт, йөзем белән дөге, өстенә йомырка кырасы. Һәр кат өстенә 100әр г ак май салырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа