Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Георгий тасмасын мәсхәрәләгән өчен 5 млн сумга кадәр штраф салыначак

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Георгий тасмаларын мыскыллаган өчен 5 миллион сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр колония рәвешендәге җәза турындагы законны имзалады. 

Хәзер мондый чаралар хәрби дан символларын мыскыл иткән гражданнарга карата гамәлдә, яңа закон проекты алар исәбенә Георгий тасмасын да үз эченә ала. Аңлатылганча, 3 миллионга кадәр штраф яки өч елга кадәр колония җинаятьнең төп составы буенча, 2-5 миллион штраф яки 5 елга кадәр колониядә иректән мәхрүм ителү алдан яки Интернетта килешеп җинаять кылган төркемдәге затларга яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса