Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Герой якташларыбыз – батырлык үрнәге ”

“Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” проекты кысаларында безнең районда батырлык дәресе үтте. Анда Татарстан Республикасы десантчылары берлеге вәкилләре, диңгез пехотачылары, очучылар катнашты. Әфганстанда, Чечняда, Югославиядә һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән питрәчлеләр дә яшь якташлары белән очрашты.

- Десантчылар берлеге Казан шәһәрендә һәм республика районнарында балалар белән очрашуны еш үткәрә. Безнең максат – яшүсмерләргә безнең кешеләрнең батырлыклары турында сөйләү һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, - дип билгеләп үтте ТР десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов.
Элеккеге буын кешеләре өчен ана һәм туган җир бербөтен төшенчә. Әлеге изге сүз һәр кешенең туган җире, фашизмны җиңгән, кешене беренче булып галәмгә очырган, бөтен дөнья алкышлаган искиткеч балет булдырган халкыбыз өчен горурлык төшенчәсе белән ассоциацияләнә. Вакытлар үтү белән кыйблалар үзгәрде, халык казанышлары, геройлар һәм аларның батырлыклары каралтып күрсәтелә башлады. Яшь буынга чын кыйммәтләрне тану кыенлашты. Хәзер яшьләр сәясәте һәрбер яшүсмер күңелендә патриотлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән, ул еллар үтү белән үсә генә барачак.
- Чара миңа бик ошады, күкрәген сугышчан бүләкләре бизәп торган, хәрби формадагы кешеләр һәрвакыт соклану тудыра, аларга карата хөрмәт һәм алар белән горурлану хисләре уята, - диде чарадан соң икенче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Искәндәр Мифтахетдинов.
Шулай ук чара барышында “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча муниципаль конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Өченче урынны Ленино-Кокушкино көллиятеннән Татьяна Петрушина һәм Альбина Баринова алды, икенче урын социаль челтәрләрдә “Добровольцы ” группасы администраторы Иске-Шигали мәктәбеннән Саимә Шаһиәхмәтовада, монда “Форпост” кураторы Ольга Заһирова. Беренче урында Шәле мәктәбе формированиесе, командир Ильяс Хәмзин, группа администраторы Гөлия Низамова һәм формирование кураторы Айрат Низамов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса