Якынча 1700 питрәчле хәзергәчә милек салымнарын түләмәгән
Җәмгыять

Якынча 1700 питрәчле хәзергәчә милек салымнарын түләмәгән

Әгәр салым түләүче дәүләткә ун мең сумнан артык бурычлы булса, эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин.

Район үзәгенә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 6 нчы районара инспекциясенең 2 нче камераль тикшерүләр бүлеге башлыгы Ольга Назарова килде. Ул хезмәттәше һәм Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә бурычлы кешеләр яшәгән яки теркәлгән адреслар буенча йөреп чыкты.

– Ольга Анатольевна, 2022 ел өчен физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү вакыты 1 декабрьдә тәмамланды. Безнең районнан ничә кеше әлегә кадәр салымнарын түләмәгән?

– Питрәчтә якынча 1700 бурычлы бар. Бу бик күп. Бурычның уртача суммасы биш мең сум. Беренче тапкыр бурычлыларның өйләренә баруны оештырырга булдык. Аларның барысын да йөреп чыгарга уйлыйбыз, әлбәттә, бер көн эчендә түгел. Халыкка түләү өчен бурыч турында квитанцияләр тапшырачакбыз.

– Питрәчлеләр салымнарны вакытында түләмәүләрен ничек аңлаталар?

– Күпләр почталарына кәгазь вариантта салым хабәрнамәсе алмый, чөнки ул дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә. Анда керә алмыйлар: чөнки алар үз парольләрен онытканнар. Аны күп функцияле үзәккә яки салым хезмәтенә мөрәҗәгать итеп торгызырга, шунда ук салым хәбәрнамәсен алырга мөмкин.

– Бурыч түләнмәсә, нәрсә була?

– Әгәр кеше салымны 1 декабрьгә кадәр түләмәгән икән, 2 декабрьдән ул инде бурычлы дип таныла. Вакыт узса, аның чыгымнары арта һәм салымнар һәм җыемнар турындагы законнарны үтәмәүнең тискәре нәтиҗәләре барлыкка килә. Вакыт узган көннән пенялар исәпләнә. Пеня көн саен арта.

Бурычны суд тәртибендә түләттергән очракта, бурычлыга бурыч суммасының җиде проценты күләмендә башкарма җыем суммасын түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, суд приставлары милекне чит кешегә тапшыруны тыя ала. Банкта исәп-хисап счетлары булганда, салым органы 2023 ел башыннан, суд приставлары катнашыннан башка, бурыч суммасын күчереп ала ала.

Әгәр салым түләүче дәүләткә ун мең сумнан артык бурычлы булса, эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин. Салым инспекциясе аңа таләп куя, аннан соң ирекле түләү өчен ике атна бирелә. Мәсәлән, бу таләпне без декабрьнең беренче көннәрендә җибәргән булсак, түләүне 20 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. 20 декабрьдән соң без банк счетларыннан бурычны түләтү турында карар чыгарырга хокуклы, акчалар тиешле суд боерыгыннан соң ук алына.

Шулай ук эш бирүче бурычлының хезмәт хакыннан бурыч суммасын суд карары нигезендә тотып кала ала, бу бурычлының хезмәттәшләре һәм җитәкчелек арасында абруена тискәре йогынты ясый. Сәяхәт итәргә яки ялга китәргә планлаштыручылар өчен шуны истә тоту мөһим: билгеле шартларда бурычлыга чит илгә чыгуны чикләргә мөмкиннәр.

Үз бурычыңны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта, Федераль салым хезмәте сайтында яки салым органына яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп карарга мөмкин.