Яңа ел башыннан Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде
Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
2022 елның декабрь ахырыннан агымдагы елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 бензины, шулай ук дизель ягулыгы кыйммәтләнде.
Күрсәтелгән вакыт эчендә барыннан да бигрәк дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. Аның бәясе бер литры өчен 40 тиенгә арткан һәм 54,74 сумга җиткән.
АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бер литры өчен бәя 2 тиенгә – 45,98 сумга һәм 49,48 сумга кадәр арткан.
Шул ук вакытта АИ-98 ягулыгына бәяләр үзгәрешсез калган – бензинның бер литры өчен 60,77 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа