Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда кабат шторм кисәтүе игълан ителде

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. 

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, 25 августтан 1 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда урыны белән югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы саклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә билгеләп үтүләренчә, бу чорда табигый янгыннар чыгу, янгынның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм бакча корылмаларына таралу куркынычы арта.

Әгәр янгын башланганын күрсәгез, мисал өчен, үлән януын, янгынны сүндерергә тырышып карагыз. Әгәр янгын көчәйсә, вакытында ераккарак китегез.

Мондый очракларда ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 һәм 01 номерына шалтыратырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса