Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь питрәчле Осиново поселогындагы янгын нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм иткән

Ул олылар белән бергә подъездны судан һәм корымнан чистарткан.

Ленино-Кокушкино авылыннан Руслан Вавилов Осиново поселогындагы янгын нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итә. 

Малай поселокка әбисенә кунакка килгән була. Әлеге фаҗига турында очраклы рәвештә белә, шунда ук олыларга ярдәм итәргә чаба. Әнисе Людмила Вавилова сүзләренчә, Руслан бик нык курыккан. Ул йорт тулысынча янып бетәр һәм анда яшәүчеләр зыян күрер дип борчыла.

– Ул ярдәмчел, һәрвакыт кешеләргә булышырга гына тора. Бу вакыйгадан соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләү турында хыяллана, кешеләрне коткарырга тели. Мин улым белән горурланам, – дип уртаклашты Людмила.

Бу уку елында Руслан җиденче сыйныфка күчәчәк. Аның яраткан фәннәре – математика, физкультура, рәсем сәнгате һәм музыка. Малай «Непоседы» театр студиясенә йөри.

Аның әбисенең фатиры зыян күрмәгән, алар күрше йортта яшиләр. Янгын дүшәмбе иртәсендә булды. Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсе зыян күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса