Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз башында Татарстанда -13 градуска кадәр суытачак

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Март башында Татарстанда температура фоны төшәчәк, ләкин аннары республикада янә җылыта. 

Чәршәмбе, 1 мартта, һава температурасы төнлә -6..-11 градус, көндез -3..-8 градус булачак. Пәнҗешәмбе, 2 мартта, салкынайта: төнге сәгатьләрдә -8.. -13 градус, көндез -4..-9 градус көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 3 һәм 4 мартта, җомга һәм шимбә көннәрендә, Татарстанда һава торышын чираттагы циклон билгели башлаячак. Кар явачак, көн болытлы булачак.

3 мартта көннең караңгы вакытында -7..-12 градус, якты вакытта -1..-6 градуска кадәр суык булачак. 4 мартта төнлә һава температурасы -3..-8 градус, көндез -2.. +1 градуска кадәр күрсәтер дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса