Илдус Гыйбадуллин инде  40 ел  Шәле мәдәният йортын җитәкли
Җәмгыять

Илдус Гыйбадуллин инде 40 ел Шәле мәдәният йортын җитәкли

12 августта Илдус Нәгыйм улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Күпме вакыт узуга карамастан, үзенә клуб директоры вазыйфасын тәкъдим иткән көнне ул бик яхшы хәтерли.

Илдус Гыйбадуллин  яшьтән үк гармунда оста уйный, матур җырлый, шулай ук туй мәҗлесләрен алып барган. Әлбәттә инде моны күрми калу мөмкин түгел.

– 1984 елның 26 гыйнварында безнең авыл советының ул вакыттагы рәисе Габделгани Хәйруллин мине үз кабинетына чакырды һәм: “Әйдә, Илдус, җиң сызганып эшкә керешеп кара. Син булдырачаксың” диде, – дип искә алды юбиляр.

Ул вакытта ул армиядән кайтып, СПТУ-93дә укый торган була, балачактан ук механизатор булырга хыялланган. Ләкин бер мизгелдә аның язмышы бик нык үзгәрә һәм бөтенләй башка юнәлеш ала. Илдус Гыйбадуллин яңа эшен яратып, бөтен күңелен биреп башкара. Кирәкле белемнәр алу өчен Казанда, Пермьдә, Самарада курслар үтә.

– Ул вакытта клуб иске, анда кинозал, фойе, китапханә һәм чыгыш ясаучылар өчен бер бүлмә урнашкан иде. Төрле чаралар еш үткәрелде, бөтен республикадан артистлар безгә концертлар, спектакльләр белән килделәр. Безнең сәхнәдә ул елларда күп кенә танылган шәхесләр чыгыш ясады, хәзер дә алар монда еш кунак булалар, – дип билгеләп үтте авыл мәдәният йорты  директоры.

Ул вакытта аңа өлкән колтив  яшьләре ярдәм итә. 1984 елның 26 декабрендә авылда 500 тамашачыга исәпләнгән яңа мәдәният йорты ачыла. Зур спорт залы, иркен фойе һәм китапханә, артистлар өчен грим һәм киенү бүлмәләре барлыкка килә. Җирле халык тагын да күбрәк мәдәнияткә тартыла башлый.

– Бүген бездә 19 төрле түгәрәк эшли, анда төрле яшьтәге 400 дән артык кеше шөгыльләнә. Бездә ике театр түгәрәге эшли, яшьләр түгәрәгенә 50дән артык кеше йөри, өлкән буын “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбленә йөри. Бергәләп без спектакльләр куябыз, быел “Баш куям тезләреңә” спектаклен күрсәттек, анда мин үзем төп рольләрнең берсен уйнадым, – дип уртаклашты әңгәмәдәшем.

Спектакль шәлелеләргә бик ошаган, аларның үтенече буенча аны өч тапкыр куйганнар. Җирле халык районның иҗади тормышында актив катнаша, бер генә чара да алардан башка үтми. Шәле артистлары кунакларны яхшы кәеф белән генә түгел, ә ипи, тоз һәм милли ризык – зур бәләш белән дә каршы алалар. Илдус Нәгыйм улы әлеге чараларга җитәкчелек итеп кенә калмый, ә актив катнаша да. Хезмәттәшләреннән дә аның турында яхшы сүзләр генә ишетәсең.

– Безнең директор чын җитәкче сыйфатларына ия, теләсә нинди эшне оештыра белә, шуңа күрә безгә аның белән җиңел, – диде сәнгать җитәкчесе Зөлфия Гыйниятова.

Директор үзе дә хезмәттәшләре турында зур хөрмәт белән сөйли. Ул аларга һәрвакыт таянып булуы турында әйтте.

Шәле халкына конкурслар  бик ошый диде ул. Мәсәлән,  “Ягез, әле, егетләр!”, “Ягез, әле кызлар!”.  Алар халык горефгадәтләрен хөрмәт итәләр, рәхәтләнеп спектакльләргә, концертларга йөриләр, һәм үзләре дә сәхнәгә чыгарга каршы килмиләр.

– Халык ял итсен һәм күңел ачсын өчен эшлибез, без  тормышыбызны үз эшебезгә багышлыйбыз, –  дип сүзен йомгаклады Илдус Нәгыймович.

Ул барыбер балачак хыялын тормышка ашыра, 20 ел урып-җыю вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Шулай ук ул спорт белән дә дус, Шәле сабантуйларында җиде тапкыр  төп призга – тәкәгә ия була, яшь көрәшчеләрне өйрәтә. Бер сезон эчендә район ярышларында аның командалары мөмкин булган тугыз Кубокның сигезен яулаганнарын зур горурлык белән искә алды.

Мәдәният өлкәсендә күпьеллык лаеклы эшчәнлеге өчен аны берничә тапкыр бүләкләгәннәр.