Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөзүче питрәчле тугыз яшендә инде төрле дәрәҗәдәге 13 медальгә ия

Шуларның бишесе – республика ярышларында, калганнары – районара һәм район турнирларында призлы урыннар өчен

Мария Андреянова ике ел йөзү белән уңышлы шөгыльләнә, район җыелма командасы әгъзасы булып тора. Ул Питрәч икенче мәктәбенең өченче сыйныфында укый.

– Апам София миңа кадәр бассейнга йөрде инде, мин дә аның белән йөрергә булдым. Миңа бу спорт төре ошый, тренировкаларны көтеп алам, көн саен иртән йөрим, ярышларга әзерләнәм. Иртәнге аштан соң бассейнга ашыгам, җәен велосипед белән барам, ә елның башка вакытында җәяү йөрим, – дип сөйләде спортчы.

Маша бассейннан чама белән ике километр ераклыкта яши. 12.30 сәгатьтә мәктәпкә дәресләргә бара. Кичке сәгать алтыда атнага өч тапкыр бию түгәрәгенә йөри. Йөзү буенча ярышларда бик теләп катнашуы турында әйтте. Чистайда узган “Лидер Закамья” республика ярышларында Маша өч тапкыр пьедесталга күтәрелә, анда республиканың 29 командасыннан 540 яшь йөзүче катнаша. Ул ирекле стильдә ике дистанциядә (50 һәм 100 метр) җиңә һәм 50 метр арада дүрт катнашучы белән катнаш эстафетада бронза медаль яулый.

– Стартка дәшкәч үз фамилияңне ишетсәң, борчыла башлыйсың. Баштарак куркытты да, ләкин тренер белән без бу хисне җиңдек, ә дулкынлану һәрвакыт кала. Ләкин йөзгәндә, барысын да онытасың, уйда бары тик көндәшләр һәм җиңәргә омтылыш кына, – дип уртаклашты йөзүче.
 

Питрәчнең барлык яшь йөзүчеләре бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәләр. Маша Әминә Вәлиева, Агила Гаянова, Ришат Хәбибуллин һәм сыйныфташы Ильяс Шәрипов белән аеруча дус. Мин аннан ничек яхшы нәтиҗәләргә ирешүе һәм ничек барысына да өлгерүе турында сорагач:

– Мин тренер Алексей Николаевичның барлык кушканнарын игътибар белән тыңлыйм һәм үтим, ул безне һәрвакыт хуплый, һәрберебезгә игътибар бирә. Әнием Екатерина Викторовна һәм әтием Алексей Викторович һәрвакыт минем белән. Әти белән берничә тапкыр Казанга Россиянең иң яхшы йөзүчеләре арасында узган ярышларны карарга бардым. Минем дөнья спорты йолдызлары арасында кумирларым бар, алар – чемпионнар һәм рекордсменнар Юлия Ефимова, Климент Колесников, Евгений Рылов, Анна Чернышева, – диде кечкенә спортчы.

Йөзү буенча спорт мастеры Алексей Ивановның дүрт яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 150дән артык тәрбияләнүчесе бар, ул шул исәптән Маша белән дә шөгыльләнә. Тренировкалар сигездән сәгать унга кадәр һәм 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр бара.

– Мин үзем аларның юлын үттем, хәзер минем бурычым – аларга үз тәҗрибәмне һәм белемнәремне җиткерү. Барлык балалар да спортсмен була алмый, әмма иң мөһиме, алар спорт белән шөгыльләнәләр. Маша Андреянова өметле, ул барысына бик тиз өйрәнә. Һава торышы нинди булуга карамастан, барысы да тренировкаларга килә. Ул һәрвакыт җиңүгә омтыла, анда спортка карата кызыксыну зур. Әлбәттә, старт алдыннан аңа күрсәтмәләр бирәм, тынычландырам. Аның уңышларына без барыбыз да шатланабыз, – дип билгеләп үтте Алексей Николаевич.


ӘТИ-ӘНИЛӘР ФИКЕРЕ

Екатерина Викторовна, әнисе

– Без Питрәчтә йөзү бассейны ачылуын күптән көттек. Ике кызым да тренировкаларга, ярышларга бик теләп йөри. Аларга спорт һәм бию белән шөгыльләнү укуларына комачауламый, киресенчә, ярдәм генә итә. Ирем белән без һәрвакыт балаларга аларның мавыгуларында ярдәм итәбез. Ярышларда катнашырга тырышабыз, бу аларга өстәмә импульс, көч бирә. Ә призлы урыннар яулаганда, шатланабыз, горурланабыз. Машаның ничек шатлануын сүз белән генә җиткереп булмый! Тренер башта ук безнең кызыбызның өметле булуын күреп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса