Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары уку йортларында түләп уку бәясе 12 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин

Бу хакта Россия Дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары ассоциациясе президенты Владимир Зернов сөйләгән.

2024-2025 елларда Россия югары уку йортларында түләүле нигездә уку 10-12 процентка кыйммәтрәк булырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасына Россия Дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары ассоциациясе президенты Владимир Зернов сөйләгән.

«Түләп уку бәясе арта. Безнең бәяләүләр буенча, 10-12 процентка күбрәк түләргә кирәк булачак», - диде ул.

Белгеч югары белем бәясенең артуга китергән сәбәпләр итеп торак-коммуналь хезмәтләр һәм электр энергиясе тарифлары (2023 елда алар артмаган), шулай ук программа белән тәэмин итү чыгымнары артуын әйтте, чөнки чит ил тәэмин итүчеләре Россия базарыннан китә, ләкин аларга алмаш юк. Шулай ук Зернов искәрткәнчә, югары уку йортларына укытучыларның хезмәт хакы үсешен компенсацияләргә кирәк булачак.

«Чыннан да, 2024 елда түләп уку бәясе кыйммәтләнә, чөнки югары уку йортларының белем бирү программаларын гамәлгә ашыру чыгымнары арта», - дип раслады бу фаразны Г.В. Плеханов исемендәге Россия Икътисад университеты кабул итү комиссиясе идарәсе җитәкчесе Аюрика Батуева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса