Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайбер питрәчлеләр «коммуналка» түләү буенча субсидия-ташламаларга исәп тота ала

Халык яңа тарифлар белән беренче квитанцияләрне алды инде

Социаль ярдәм чаралары Хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ТР дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән, реабилитацияләнгән кешеләргә һәм сәяси репрессияләрдән, техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә бирелә. Монда шулай ук күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр дә керә. Бу категория кешеләр өчен керемнәр исәпкә алынмаячак.

Субсидиягә аз керемле кешеләр дә өмет итә ала. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре гаиләнең торак-коммуналь хезмәтләргә тотылган чыгымнарын исәпләячәкләр, гаиләнең гомуми керемен кушалар һәм аның ярдәмгә хокукы бармы-юкмы икәнен ачыклаячаклар. Кеше мөстәкыйль рәвештә моны исәпли алмый, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Социаль ярдәм чараларына гаризаны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирергә яки социаль яклау бүлегенә телефон аша язылырга мөмкин: 8(843)67-3-06-69, 3-02-90, 3-00-15. Шәхси визит вакытында үзең белән паспорт һәм шәхси счет булырга тиеш, – дип аңлатты безнең районда социаль яклау бүлеге башлыгы Дарья Юматова.

Тарифлар үсешен исәпкә алып, ташлама күләме дә арта, дип ассызыклады ул. Гыйнвар аенда питрәчлеләргә генә түгел, бөтен ил халкына торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар язылган квитанцияләр килде. Уртача алганда, арту тугыз процент тәшкил итте. Әйтик, элек 2500 сум түләгән булсагыз, хәзер сезгә 2700 сум исәпләнәчәк. Хакимият вәкилләре сүзләренә караганда, тарифларның артуы ел саен инфляция кысаларында булган, акча коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә һәм ремонтлауга юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса