Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кардиолог югары пульсны даруларсыз гына тиз арада төшерү ысулын аңлатты

Бу хакта «СМ-Клиника» үзәге кардиологы Наталия Золотарева сөйләде.

Кеше тыныч булган вакытта пульсы югары икән, бу аның сәламәтлеге өчен җитди куркыныч тудыра. Йөрәк тибешен даруларсыз гына сулыш күнегүләре ярдәмендә нормага китерергә мөмкин.

Көтмәгәндә генә йөрәк кага башлаганда (приступ) тирән сулыш алу техникасын кулланырга мөмкин: биш-сигез секунд эчендә сулыш алырга, аны өч-биш секунд тотып торырга, аннары биш-сигез секунд эчендә әкрен генә сулышны чыгарырга.

Икенче тапкырында ким дигәндә өч мәртәбә кабатларга кирәк: дүрткә кадәр санап суларга, 7гә кадәр санаганда сулышны тотып торырга һәм 8гә кадәр санап сулышны чыгарырга.

Моннан тыш, импульс югары булганда, тамак янындагы каротид артериягә (сонная артерия) әкрен генә массаж ясарга, йөткереп алырга һәм битне салкын суга тыгарга мөмкин.

Әгәр югарыда тасвирланган ысуллар ярдәм итмәсә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, чөнки йөрәкнең еш тибеше тахикардия була ала, дип белдерде Золотарева.

Пульсны нормада тоту өчен, спорт белән шөгыльләнергә, җитәрлек йокларга, сәламәт туклану режимын үтәргә һәм кофеин куллануны контрольдә тотарга кирәк, дип өстәде табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса