Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Карт бабам - минем горурлыгым"

Керәшен Сәрдәсе авылыннан Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан Иван Семенович Фадеев турында оныгы Ирина Меньшова сөйләде.

Безнең герой 1915 елның 29 октябрендә Керәшен Сәрдәсе авылында туган. Яшь солдатны 1937 елда армиягә алалар, ул Фин сугышында катнаша, соңрак демобилизацияләнә. Ләкин тиздән Бөек Ватан сугышы башлана, аны янә фронтка алалар. Бу 1941 елның 29 июлендә була. Бу вакытта береенче баласын көткән карт әбием Матрена Михайловна ирен күз яшьләре белән озатып кала. Фадеевлар гаиләсенең беренче баласы 1942 елның гыйнварында дөньяга килә. Аңа Александр дип исем кушалар. Бу вакытта бабам Ленинградны дошманнан саклый. Ул 1 нче Кызыл байрак танк дивизиясендә хезмәт итә.
Аның бик тә яңа туган сабыен күрәсәе килә. Ул һәр сугышка керер алдыннан Ходайдан шуны сорый .
- Улымны күрү бәхетеннән мәхрүм итмә, гомеремнең бер көнен генә булса да аның белән буласым килә, - дип пышылдый ул Аллага ялварып, аннары үзен аның кулына тапшырып, тешләрен кысып дошман белән сугыша.
1943 елда рядовой Фадеев авыр яралана һәм озак кына госпитальдә ята. Карт бабамны демобилизациялиләр һәм ул лейтенант булып туган авылына кайта, хыялы тормышка аша - улын күкрәгенә кысып ярата.
Тиздән Иван Фадеевны колхоз җитәкчесе итеп билгелиләр, анда ул 1956 елга кадәр эшли. Бабам көн-төн эш белән мәшгуль була. Әмма аның күз алдыннан фронттагы иптәшләре китми. Ул аларның һәркайсы турында уйлый һәм аларның янында булмаганы өчен күңелдән генә гафу сорый...
1975 елга кадәр карт бабам сөт фермасы мөдире булып эшли. Буш вакытын ул яраткан шөгыленә багышлый - умарталар карый.
Сугыш елларында алган яралары үзләрен һәрвакыт белгертеп торалар. Бабам 71 яшендә вафат була.
Әби белән бергә алар 10 бала үстерәләр. Бүген аның 24 оныгы, 34 оныкчыгы бар. Оныкчыкларының балалары да үсеп килә. Алар барысы да үз геройларын хәтерли, дип ышанасы килә.
Безнең бабабыз - II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, үз батырлыклары өчен ул бик күп бүләкләргә ия була. Ветераннар үз медальләре, орденнары белән горурланалар һәм аларны кадерләп саклыйлар, ләкин безнең бабабыз монда да искәрмә булды. Ул хәтта аларга карый да алмаган. "Җиңү хакына башларын салган фронтовик иптәшләрем данга лаек. Мин шатлана да һәм хөрмәтләүне кабул итә дә алмыйм, чөнки чын каһарманнар сугыш кырында дошманга каршы аяусыз көрәштә һәлак булды”, - дип һәрвакыт кабатлаган ул. Бабам укучылар белән бик теләп очрашкан, ватандашларының батырлыгы турында сөйләгән, хатирәләре белән уртаклашкан һәм: ”Сугыш булмасын, балалар бәхетле булсын”, - дигән.

Иван Фадеев  1 нче Кызыл байрак танк дивизиясе составында Ленинградны саклаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы