Чүп мәйданчыклары төрле үсемлек калдыклары, бәрәңге сабаклары белән тулган. Җаваплы хезмәтләр: аларны анда өяргә ярамый, диләр.
.jpg)
Каты коммуналь калдыклар мәйданчыклары – чүп контейнерлары урнашкан урын юкка гына болай аталмый. Бу калдыклар ташлау өчен махсус урын, аларга пакетлар, фантиклар, пыяла, пластмасса һәм кәгазь савытлар, азык-төлек пакетлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш кабыклары керә. Шулай ук кешеләр контейнерга көнкүреш приборларын һәм җиһазларын, сүтелгән җиһазларны һәм хәтта тәрәзә рамнарын да (әмма пыяласыз гына) ташларга хокуклы.
– Каты коммуналь калдыкларга кеше көнкүрешендә җитештерелгән һәм кулланылган һәрнәрсә керә. Әмма үсемлекләр – агач ботаклары, үлән, коры агачлар аңа керми. Шулай ук төзелеш калдыкларын да ташларга ярамый: кирпеч, штукатурка калдыкларын, такталар. Шуңа күрә халыктан аларны контейнер мәйданчыкларына илтеп ташламауларын сорыйбыз, – дип билгеләп үтте безнең районда чүп-чар чыгару өчен җаваплы компания вәкиле Максим Кузин.
Коры үлән, коелган яфракларны компост чокырына күмеп була. Аның зурлыгы һәм тирәнлеге анда нинди күләмне урнаштырырга кирәклегеннән чыгып билгеләнергә тиеш. Уртача аның тирәнлеге ярты метр, киңлеге 60-70 сантиметр. Аны төзекләндерү өчен иң яхшы урын булып койма яки хуҗалык корылмасы стеналары янындагы күләгәле участок тора. Әгәр дә чокырга кояш нурлары төшсә, таркалу процессы акрыная яки бөтенләй тукталачак. Үсемлекләрне алдан вакларга кирәк, моны үткен көрәк белән эшләргә мөмкин.
Тагын бер вариант – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, торак объектлардан 50 метрдан да ким булмаган ераклыкта яндыру. Әгәр бу ара сакланмаса, биш меңнән ун мең сумга кадәр административ штраф салырга мөмкин. Шул ук вакытта районда махсус янгынга каршы режим эшләмәвенә инанырга кирәк, хәзерге вакытта ул кертелмәгән.