Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең эш режимы яңа ел каникулларында үзгәрәчәк

Бүлекчәләргә баруны алдан планлаштырырга киңәш итәләр

Казанда Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең эш режимы яңа ел каникулларында үзгәрәчәк.

31 декабрь, шулай ук 1, 2, 6, 7 гыйнвар ял көннәре булачак. 3, 4 һәм 5 гыйнварда бүлекчәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Бәйрәм һәм ял көннәрендә имтихан һәм теркәү бүлекләрендә, шул исәптән КФҮдә, түбәндәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итмәячәкләр:

  • имтиханнар үткәрү һәм машина йөртү таныклыклары бирү,
  • транспорт чараларын теркәү,
  • куркыныч йөкләр ташуга рөхсәт турында таныклык бирү,
  • транспорт чаралары конструкциясенә үзгәрешләр кертүгә рөхсәт бирү,
  • транспорт чаралары конструкциясенең куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклык бирү.

Казан дәүләт автоинспекциясе шәһәр халкына бүлекчәләргә баруны алдан планлаштырырга киңәш итә. Моның өчен алдан РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса