Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр

Җинаять эшен тикшерү ярты елга якын барды.

Бүген Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясенә (анда тугыз кеше һәлак булды) һөҗүм итү турындагы эшкә нокта куйды. Илназ Галәвиев гаепле дип табылды, аны гомерлеккә рәшәткә артына озаттылар.

Җинаять эшен тикшерү ярты елга якын барды. Бу вакыт эчендә суд йөзләгән зыян күрүчедән – һәлак булган мәктәп укучыларының ата-аналары һәм һәлак булган укытучыларның туганнарыннан сорау алды. Моннан тыш, һөҗүм вакытында аздан гына исән калган кешеләр дә (алар 32гә якын) күрсәтмәләр бирде. Бүген аларның барысы да хөкем карарын тыңлау өчен янә суд залына килде.

Галәвиевкә ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү һәм үтерүгә омтылуда, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма ясау һәм саклауда, шулай ук белә торып чит милеккә зыян китерү һәм юк итүдә гаепләү белдерелә.

Югары суд дәүләт гаепләүчесенең позициясен тулысынча хуплады. Галәвиев калган бөтен гомерен – рәшәткә артында, шуның беренче биш елын төрмәдә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса