Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көек авылыннан Татьяна Тенякина пенсионерлар фикере буенча "Иң яхшы социаль хезмәткәр»

Ул бу өлкәдә күптән түгел эшли.

Татьяна Тенинякина үзе өчен яңа һөнәргә нибары 2 ел элек кенә килгән, белеме буенча ул - фитнес-тренер.

Әмма шулай булуына да карамастан, үз карамагындагыларның олы ихтирамын яулаган. Аның 7 пенсионеры бар: иң яшенә – 76 яшь, иң өлкәненә – 98 яшь. Алар янына социаль хезмәткәр көн саен килә, ашарларына әзерли, киемнәрен юа, гигиена процедуралары үткәрә. Татьяна Юрьевна бу эшләрне регламент буенча гына түгел, ә бөтен күңелен биреп башкара. Ул картлар белән озаклап сөйләшеп утыра, алар белән шигырьләр өйрәнә, бергәләп саф һавада йөриләр, физкультура белән шөгыльләнәләр. Ә җәен пикниклар оештыралар.

Өлкән буын кешеләре өчен иң мөһиме - аралашу һәм янәшәдә аларны игътибар белән тыңлаучы кеше булу. Алар үзләренең үткәне турында сөйләргә ярата, ә ул һәркемнең уникаль һәм бик кызыклы. Аларны бергә җыйганда, дөньяда алардан да бәхетле кеше юк. Алар сәгатьләр буе туктаусыз сөйләшергә мөмкин, - ди социаль хезмәткәр.

Ул аларны үзенең зур балалары дип атый. Аларны еш кына иркәли, шулай ук алар белән яратып корырак та тота үзен. Бозлавык булганда тәүлекнең караңгы вакытында урамга чыгарга рөхсәт итми аларга. Кан басымнары күтәрелмәсен өчен телевизордан начар яңалыкларны карамаска куша. Йокы режимы турында даими исләренә төшереп тора.

Алар минем пионер лагеренда кебек, әмма аларга ошый, - диде елмаеп Татьяна.

Ул “балаларын” чираттагы ял вакытында гына калдыра. Аның белән бергә Көектә тагын бер социаль хезмәткәр эшли, өченчесен эзлиләр. Чөнки халык арта, өлкәннәр саны да арта бара. Пенсионерлар әйтүенчә, Татьяна Юрьевна аларның йөрәгендә аерым урын алып тора.

Без Питрәчтә социаль яклау хезмәтенә мөрәҗәгать иттек, һәм кыска гына вакыт эчендә бездә Татьяна эшли башлады. Бу гаҗәеп хатын-кыз, аннан ниндидер җылылык бөркелә. Ул безнең һәрберебезгә дә гаилә әгъзасына караган кебек карый. Ул безнең өчен иң яхшы социаль хезмәткәр, - диде аның карамагындагыларның берсе Линар Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса