Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Керәшен Сәрдәсе авылыннан бакчачы: “Помидор һәм карбыз уңышы сөендерде”

Көз – елның иң мул чоры. Бакчада инде барлык яшелчәләр өлгергән, кышка банкалар капланган, запас тупланган һәм бакчачылар башкарылган эшкә нәтиҗә ясый башлыйлар.

Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Марина Дмитриева үз хезмәте нәтиҗәләреннән канәгать.

Аның өчен бакчада эшләү – яраткан эш, аннан ул бары тик уңай кичерешләр генә ала. Быел, җәй яңгырсыз, эссе булуга карамастан, ул мул уңыш алган. Аеруча помидор уңышы яхшы булган, аның иң зурысы бер килограмм алты йөз граммга җиткән, шулай ук өч, ике һәм бер килограммлы карбызлар үскән.

– Табигать сине иртә яздан көзгә кадәр башкарган хезмәтең өчен мул итеп бүләкләгәндә, күңелгә рәхәт, – дип билгеләп үтте Марина Дмитриевна. – Барысы да орлык сайлаудан һәм аны чәчүдән башлана. Беренче үсентеләр барлыкка килә, су сибү, җылылык, яктылык режимын сакларга кирәк. Апрель-май айларында үсентеләрне теплицаларга яки ачык туфракка күчереп утырту башлана. Мин ел саен помидор сортлары белән эксперимент ясыйм. Минем практикада помидорлар бер килограммнан артмый иде, ә менә бу ел барлык рекордларны да уздырды, бер куактан мин бер килограмм алты йөз, бер килограмм ике йөз, бер килограмм һәм биш йөз граммлы помидорлар алдым. Кавыннар да яхшы уңыш бирделәр, әмма узган ел алар зуррак булдылар, биш килограммга кадәр үстеләр. Табигатьне тылсымчы диярсең, безне үзенең могҗизалары белән гаҗәпләндерә белә. Ә бәлки без үзебез дә күпмедер дәрәҗәдә тылсымчыдыр, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса