"Керәшен чибәре-2021" конкурсында Питрәч районын ике кыз тәкъдим итәчәк
Бу - Питрәчтән Аида Сахарова һәм Керәшен Сәрдәсе авылыннан Маргарита Петрова.
17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2021 »керәшен мәдәнияте республика фестивале узачак. Бәйрәм кысаларында "Керәшен чибәре - 2021"конкурсы узачак.
Питрәч районын бу бәйгедә берьюлы ике кыз тәкъдим итәчәк: Питрәчтән Аида Сахарова һәм Керәшен Сәрдәсеннән Маргарита Петрова.
Аидага 21 яшь. Ул Казан федераль университетында эколог белгечлегенә укый. Үз вакытының күп өлешен керәшеннәр иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге эшчәнлегенә багышлый, шулай ук "Кадрлар резервы" республика проектының 12 сезонында катнаша.
Конкурста узган ел да катнашырга теләгем бар иде, әмма бәхет бары тик быел гына елмайды. Минем максатым - иң беренче чиратта, үз халкымның мәдәниятен күрсәтү һәм, әлбәттә, вакыйгадан чын ләззәт алу.
Аның фикеренчә, керәшен чибәре - керәшеннәрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен яхшы белергә һәм аларны хөрмәт итәргә тиеш.
Маргарита 23 яшь. 2015 елда ул үзенең туган авылында мәктәпне тәмамлый һәм Казан федераль университетына укырга керә. Бүгенге көндә "Татмедиа" АҖ филиалы "Питрәч-информ"да сайт редакторы булып эшли.
Мин кечкенәдән музыкага гашыйк. Бүгенге көнгә кадәр мин бу юнәлештә актив эшләргә һәм үсәргә тырышам. 2011 елдан бирле «Сәяр» керәшен халык вокал ансамбленең баш солисткасы булып саналам. Берничә ел дәвамында без керәшен традицияләрен һәм мәдәни кыйммәтләрен торгызу, саклау һәм популярлаштыру буенча актив эш алып барабыз. Ансамбль составында мин күп кенә район һәм республика конкурсларында катнашам.
Бүгенге көндә Маргарита чын керәшен гаиләсен булдыруны, шулай ук үз халкының мәдәниятен, этник мирасын торгызу, саклау һәм популярлаштыру эшенә кулдан килгәнчә өлеш кертүне үзенең бурычы дип саный. Шул сәбәпле ул "Керәшен чибәре" конкурсында катнашырга булган да инде. Аның фикеренчә, керәшен чибәре табигый матур, эчкерсез, мөлаем кыз булырга, үз халкының көнкүрешен ярата һәм хөрмәт итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа