Хәдисләр шәригатьнең бер нигезен тәшкил итәләр
Дәшмәвең – алтын
“Кыямәт көненә ышанган кеше хәерле сүз генә сөйләсен яки дәшмәсен” (хәдис).
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләре һәрберебез өчен дә бер үгет-нәсыйхәт, хәтта кисәтү булып тора. Бу хәдис һәр заман өчен дә актуаль. Кайвакытта уйламыйча яки уйлап, әмма кызган баштан әйтелгән сүзләр йокысыз төннәрнең, борчулы көннәрнең сәбәпчесе булырга мөмкин. Хикмәт ияләре: “Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия”, – дигәннәр.
Без мәгълүмат дөньясында яшибез. Һәрдаим кемнең кайда барганын, ниләр эшләгәнен белеп торабыз. Бүген газета-журналлар, телевидение һәм радиога өстәп, “социаль челтәрләр” дә үз эшен башкара: кешене төрле кирәкмәгән уйлар, фаразлар белән “баетып” кына тора. Хәер, аннан башка да мөмкин түгел, билгеле. Тик еш кына вакытны файдалы үткәрергә, кирәкле мәгълүмат алырга теләгәндә нәкъ менә шушы “челтәрләр”дә “эләгеп” калабыз. Максатыбыз вакытны заяга үткәрү булмаса да, кадерле, санаулы минутларыбызны телефон тотып үткәрүгә сарыф иткәнне сизми дә калабыз.
Үзеңә кагылмаганнан ерак тор!
Расүлебез: “Кешенең Ислам динен күркәм рәвештә тотуының бер билгесе: аның үзенә кагылмаган нәрсәләрдән баш тартуы”, – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
Бу хәдис бигрәк тә бүгенге көн өчен актуаль. Мәгълүмат дөньясында кайнаганда безгә бернинди дә катышы булмаган, алар турында белү-белмәү безгә бернинди дә зыян да, файда да китермәгән кешеләрнең тормышларын тикшерү, җитмәсә, белмичә аларның адресларына төрле кирәкмәгән сүзләр язудан, гаепләүләрдән ерак булсак иде. Беренчедән, бу безгә кагылмый. Икенчедән, без алар хакында бернәрсә дә белмибез, чөнки имеш-мимешләр, фаразлар ул хакыйкать дигән сүз түгел. Бер хикмәт иясе, кемнедер гаепләр алдыннан аның аяк киемен киеп, ул йөргән юлны үтеп кара, дигән. Без бер яссылыктан гына күрәбез. Ә чынлыкта, бу кеше турында без белмәгән, күрмәгән, аңламаган, хәтта күз алдына да китерә алмаган фактлар бар. Әгәр аларны белгән булсак, безнең фикеребез башка төрле булыр иде.
Әйе, Расүлебезнең: “Яманлык күрсәгез кулыгыз белән туктатыгыз, кулыгыз белән туктата алмасагыз, телегез белән, алай да булдыра алмасагыз, йөрәгегез белән риза булмагыз. Әмма бу ихласлыкның иң түбән дәрәҗәсе”, – дигән хәдисе бар. Тик бу хәдис башка очракка карый. Мәсәлән, берәүнең, бигрәк тә, сезнең сүзегез үтә торган берәр якыныгызның килешсез ягын күрсәгез, аңа нәсыйхәт әйтү, күркәм киңәшләр бирү гаеп түгел, билгеле. Монда да үз тәртипләре бар. Бу нәсыйхәтләрне әйтү кеше янында үзеңне күрсәтү, акыллы булып тоелу максатын алга куярга тиеш түгел. Ниятегез – ул кешегә дөреслекне күрсәтү булсын.
Һәрбер сүзне әйтер, ә социаль челтәрләрдә “үз фикеребезне” калдырыр алдыннан, әйткәннәребез, язганнарыбыз өчен бу дөньяда җавап бирмәсәк тә, һичшиксез, Ахирәт дөньясында җавап тотарга тиеш булачакны хәтердән чыгармасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа