Хөрмәтле Питрәч районы социаль хезмәткәрләре!
8 июньдә халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Питрәч районында халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә 104 кеше эшли.
Кеше белән эшләү һәрвакыт сабырлык, сизгерлек, кешелеклелек таләп итә. Бигрәк тә халык бүген сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Катлаулы пандемия чорында нәкъ менә сез алдынгы сафта торасыз. Сезнең ярдәм белән өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, авыр хәлдә калган балалар һәм гаиләләр реаль ярдәм алалар һәм киләчәккә өмет һәм ышаныч белән яшиләр.
Авыр хезмәтегез, башкаларга карата битараф булмавыгыз, мохтаҗларга ярдәмгә килә белүегез, өчен рәхмәт сезгә.
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа