Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәзер медицина учреждениеләренә бару тиз һәм уңайлы

Безнең районда «Демография» милли проекты кысаларында, «Өлкән буын» федераль проекты старт алды. Медиклар барлык дәвалау оешмаларында 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларга хезмәт күрсәтү һәм кабул итүнең махсус графигын төзеделәр. Ә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус җиһазландырылган автобус ярдәмендә, пенсионерлар квалификацияле медицина ярдәме алу өчен районның иң ерак җирлекләреннән дә килә ала.

Август аенда үзәк хастаханә табиблары Янсуар һәм Екатериновка авыл җирлекләрендә 72 кешегә хезмәт күрсәтте. Шушы көннәрдә Питрәчкә Нептун һәм Колай авылларыннан сигез кеше килде.
Бүгенге көндә район поликлиникасында, хастаханәсендә һәм ФАПларда йөз кырык кеше диагностик тикшерү үтте һәм консультаци алды. Проект кысаларында, быел 1344 кешене кабул итү планлаштырыла.
- Күптән түгел без Керәшен Сәрдәсе ФАПында илле алты кешенең сәламәтлеген тикшердек, пациентларны Керәшен Сәрдәсе һәм Көлкәмәр авылларыннан алып килделәр. Социаль яклау бүлегенә бирелгән автомобиль бик уңайлы. Автомобильдә инвалид коляскасыннан файдаланырга була. Мәсәлән, Нептун авылыннан килгән хатын-кыз шушы ук инвалид коляскасында барлык кабинетларны да йөреп чыкты.
Безнең пациентлар, әлбәттә, мондый хәрәкәт итү средстволарына һәм чиратсыз карауга мохтаҗ иде. ФАПларда без, кагыйдә буларак, ел дәвамында флюорография тикшерүен уза алган пациентларны, ә калганнарын районның үзәк поликлиникасында кабул итәбез. Без исемлекләрне җентекләп эшләп бетердек һәм аларны шушы ике төркемгә бүлдек, - дип уртаклашты безнең белән баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Ксенофонтова.
Аеруча да бу яңалыкка пациентлар бик шатланды. Аларның сүзләренә караганда, безнең районга мондый сервис күптән кирәк иде. Бу проект ярдәмендә район үзәгенә бару бик тиз һәм уңайлы булды.
- Миндә диабет, әлбәттә, дәваланырга туры килә. Гадәттә, моның өчен районга барырга машина эзләргә туры килә иде, ә монда үзләре алып китәләр, кайтарып куячаклар. Мондый хәлне әле күргәнем юк иде, зур рәхмәт! – диде Нептун авылында яшәүче Рәшидә Нәбиуллина.
Автобусның күпме рейс узачагы пациентларның хәленә, аларның сәламәтлегенә бәйле, уртача 3-4 рейс булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса