Киләчәктә Татарстанда нинди белгечләргә ихтыяҗ булачак
Бу хакта Татарстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының якын җиде елга (2024-2030 еллар) кадрларга ихтыяҗы 173 мең кешедән артып китә. 2024 елга гына да предприятиеләр 36,2 мең кешене укытуга ихтыяҗ белдерә.
«Иң зур ихтыяҗ урта һөнәри белем системасына — 61 процент, шул исәптән эшче һөнәрләргә — 32 процент, ә бу — 11,5 мең кеше. Эшче һөнәрләргә кадрларны тизләтелгән әзерләү юнәлешендә гомуми санның 21 процентына, яки 7,5 мең кешегә ихтыяҗ белдерелгән», — дип төгәллек керттеләр ведомствода.
Шунысы кызык, югары белемле белгечләргә фаразланган ихтыяҗ 18 процент яки 6,5 мең кеше генә тәшкил итә. Эш бирүчеләр югары уку йортларын төрле өлкәдә тәмамлаучылар белән кызыксына: саклану-сәнәгать комплексы, төзелеш, эшкәртү производствосы, сәламәтлек саклау, транспорт һәм мәгариф. Соңгы елларда шундый тенденция дәвам итә.
Республика икътисадының 2024-2030 елларга кадрлар әзерләү ихтыяҗыннан чыгып, якын елларда республика хезмәт базарында машина йөртүчеләр, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, шәфкать туташлары, кондитерлар, аш-су осталары, тәрбиячеләр кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа