Киләсе атна башында Татарстанда суытачак
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә
Синоптикларның алдан фаразлавы буенча, киләсе атна башында көнбатыш антикиклон өстенлек итәчәк. Явым-төшем әкренләп туктаячак һәм температура фоны сизелерлек төшәчәк.
26 декабрьдә төнлә -9 градуска кадәр салкын була. Көндез термометр баганасы -2дән -7 градуска кадәр күрсәтәчәк. 27 декабрьдә -8дән -13кә кадәр, көндез -5тән -10 градуска кадәр салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа