Киләсе ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителә
Җәмгыять

Киләсе ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителә

Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.

«Алдагы бурычларны хәл итүдә фән һәм инновацияләрнең әһәмиятен аңлап, Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында, Татарстанда киләсе елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов республиканың фәнни-технологик үсеш программасын гамәлгә ашыруда төп рольне Татарстанның Фәннәр академиясе башкарганын билгеләп узды. «Хөкүмәттә академиянең бу өлкәдә вәкаләтләрен ныгыту, академиянең ресурслар белән тәэмин ителешен көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләнергә тиеш», - диде республика җитәкчесе.