Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көек авылында яшәүчеләр чистартылмаган сулар агызылуы турында хәбәр иттеләр

Хәзерге вакытта авыл халкы соравы буенча тикшерү дәвам итә.

Питрәч районы Көек авылында яшәүчеләр җирлек рельефына юынты сулар агуына зарландылар. Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы әлеге мөрәҗәгать буенча тикшерү үткәрә.

Бу урынга ТР Экология һәм табигать күзәтчелеге, Питрәч башкарма комитеты белгечләре, шулай ук девелопер компания вәкилләре чыкты.

Прокурор Айрат Низамиев кызыксынган ведомстволар вәкилләренең докладларын тыңлады һәм вакыйга буенча өстәмә мәгълүмат сорады.

Хәзерге вакытта Көек авылы кешеләренең соравы буенча тикшерү дәвам итә. Күзәтчелек чаралары нигезендә прокуратура җаваплылыгы чаралары турында карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса