Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирус белән хәл әле дә өстенлекле кала

Без Татарстан Республикасының атказанган табибы һәм Роспотребнадзорның Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Галина Игнатьева белән сөйләштек.

Бүгенге көндә безнең республикада 7364 очрак теркәлгән, шуларның 138е Питрәч районы буенча.

- Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Уртача алганда, көненә 30 яңа очрак. Питрәч районында бер атна эчендә 3-5 авыру ачыклана, - дип билгеләп үтте Галина Васильевна. Ул шулай ук кешеләрнең   гади саклык чаралары турында онытуларын билгеләп үтте.

- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан вирус инфекциясен профилактикалау өчен бирелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне һичшиксез үтәргә кирәк. Бигрәк тә сәүдә объектларында һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, - дип искә төшерә табиб.

Хәзер республикада сәүдә, җәмәгать туклануы һәм мәгариф өлкәсендә күрсәтелгән чараларны үтәүне катгый контрольдә тоту бара. Полиция рейдлар үткәрә. Шулай ук атна саен санитария-эпидемия комиссия утырышы уза.

- Рейдларда хезмәткәрләрнең битлекләр һәм перчаткалар йөртүенә, юу һәм дезинфекция чаралары булуга, биналарны җыештыруга, ишек тоткаларын эшкәртүгә аерым игътибар бирелә. Әгәр без әлеге күрсәтмәләрнең үтәлмәве фактлары ачыкланса, материаллар  тикшерү өчен судка җибәреләчәк, - дип сөйләде Галина Игънатьева.

Бу бигрәк тә чит илләрдән кайткан кешеләргә һәм риск зонасына керүчеләргә кагыла.

- Чит илләрдән кайткан кешеләр өч көн дәвамында Ковид-19га анализлар бирергә һәм дәүләт хезмәтләрендә нәтиҗәләрне беркетергә тиеш. Шулай ук алар килгәннән соң 14 көн карантинда булырга тиеш. Әгәр кеше сәламәтлегенең начараюын тойса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди табиб.

Ул сүзен йомгаклап барлык сәүдә, җәмәгать туклануы, мәдәнимассакүләм чаралар хезмәткәрләре саклык чараларын үтәргә, битлекләр һәм перчаткалар кияргә тиеш, дип тагын бер тапкыр билгеләп үтте. Өлкән яшьтәге, хроник авырулар булган кешеләргә җәмәгать урыннарында булуны киметергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса