Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кощак авылында кайнатма, бал, үлән чәйләре җитештерәләр

Бу хакта оешма җитәкчесе Гөлшәһидә Озсой тулырак сөйләде.

Әңгәмәдәшебез мондый эш белән кызыксынуның «Гастрономик сувенирлар» проектын яклаганнан соң барлыкка килүен әйтте. Бу туристлар өчен ризыклар булдыру идеясе иде, ул татарстанлыларның колоритын чагылдыра.

- Гөлшәһидә Даниловна, безне үз «кухнягыз» белән таныштырыгыз әле?

- Без нарат сиробында яшь күркәләрдән, төрле чикләвекләрдән, урман җиләкләреннән, җиләкҗимештән, шул исәптән экзотик җимешләрдән кайнатма ясыйбыз. Россиядә алты ингредиенттан торган бай состав белән кайнатма әзерләүче башка юк: сары, кара җимеш, йөзем, фундук, миндаль, әстерхан чикләвегеннән. Десерт «Рәхәт» дип атала, ул татарларның чәй эчү традициясенә багышланган. Бездә тагын 6 төр бал бар: карабодай, урман, юкә, чәчәк, акация, кандала үләне балы. Моннан тыш, иван-чәй ясыйбыз, анда табигый мәтрүшкә, бөтнек һәм башка урман үләннәре, киптерелгән кыр җиләге өстибез.

- Эш процессы турында сөйләгез әле?

- Без барысын да Кощакта авторлык рецептлары буенча әзерлибез. Моның өчен бездә кирәкле җиһазлар бар. Сезонга карап, эшкә 10-20 кеше җәлеп ителә.
Эшне чистартудан башлыйбыз. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, без юу средстволары кулланмыйбыз, алар урынына сода һәм тоз.
Нарат күркәләрен мисал итеп алыйк. Алардан кайнатманы казанда пешерәбез, сары суын сыгып алабыз. Аннан баллы сироп кайнатабыз. Аннары аны алдан чикләвек салып әзерләп куйган банкаларга агызабыз. Соңыннан бу банкаларны стерильләштерәбез һәм каплыйбыз. Безнең өчен җиләкләрне Идел буе урманнарыннан, Саба, Теләче районнарыннан җыялар. Җиләк-җимешне күпләп сатучылардан, ә балны даими ышанычлы җитештерүчеләрдән сатып алабыз.

- Сез ничек уйлыйсыз, эшегезнең үзенчәлеге нәрсәдә?

- Без продукцияне «Казан хикәятләре» проекты кысаларында милли колоритта булдырдык. Һәр банкада республикабыз тарихы язылган кечкенә китап бар: Казан, Кабан күле сере, «Кол Шәриф» мәчете, Сөембикә турында хикәятләр. Шулай ук без төрле бәйрәм чараларына төрле бүләк җыелмалары да уйлап таптык. Аларга «Чын күңелдән», «Сезне яратып», «Барысы да яхшы булачак» «Хыяллар чынга аша» һәм башка исемнәр бирдек.
Бездә киштәле классик кибетләр юк. Үзебезнең товарны сату һәм бизнесны үстерү өчен онлайнплатформаны сайладык, ягъни маркетплейсны. Бу безнең өчен уңайлы һәм отышлы. Бәйрәмнәр булган айларда 30 мең сумлык 300 граммлы банкаларда кайнатма һәм бал сатабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса