Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кощак авылында яшәүчеләргә «Безнең заман герое» медальләре тапшырылды

Геройларның берсе Олег Попков район газетасы хәбәрчесе Люция Сираҗиевага интервью бирде.  

Кощак авылында яшәүчеләр Олег Попков һәм Константин Шмелев ике яшьлек баланың гомерен саклап калдылар һәм «Безнең заман герое» республика иҗтимагый премиясенә лаек булдылар. Аны чын батырлык кылган кешеләргә тапшыралар.

- Сезне һәм дустыгызны  шундый гадәти булмаган һәм лаеклы исем белән котлыйбыз. Үзегезнең геройлык гамәлегез турында тулырак сөйләгез әле. 
- Барысы да октябрь аенда булды. Мин дустым белән Нокса елгасын карарга бардык. Анда балыклар җибәрәсе идек. Елга буенда балалар самокатына юлыктык. Без  аны кем дә булса онытып калдырган дип уйладык.  Интернет челтәрләрендәге авыл төркеменә җибәрү өчен фотога төшердек.  Әмма авылга кайткач, безнең янга бик борчулы  бер  әби килде һәм оныгы югалуы турында әйтте.  Без самокат турында искә төшердек һәм елга буена чаптык.
Дустым Константин Шмелев суга чумып, елга төбендә балалар аяк киеме тапты. Без эзләүне дәвам иттек һәм тиздән су өстендә малайны табып алдык. Аны яр буена чыгардык. Ул суламый иде, бөтен тәне зәңгәр, пульс та сизелми иде.

- Ул минутларда нинди хисләр кичердегез?
- Бу  хәл көтмәгәндә булды, шуңа күрә мондый хәлләргә алдан  әзерләнеп булмый. Башта югалып калдык, нишләргә белмәдек,  әмма без барысын да тиз арада эшләргә кирәклеген бик яхшы аңлый идек, кулдан килгәннең барын да эшләдек. 
Шунда ук реанимацияне башладык: йөрәккә массаж ясадык һәм ясалма сулыш алдырдык. Бәхеткә, сабый аңына килде. Мин аны күтәреп беренче очраган йортка кердем. Без аның юеш киемнәрен салдырдык һәм юрганга төрдек. Аннары үзебез җирле амбулаториягә алып киттек. Ашыгыч ярдәм килгәнен көттек. Аны республика балалар клиник хастаханәсенә салдылар. Хәзер бала белән барысы да тәртиптә. Без күрешәбез, аралашабыз. 

- Мондый премиянең лауреатлары булырбыз дип уйлаган идегезме?
- Юк. Мин мондый премия барлыгын бөтенләй белми идем. Безгә көтмәгәндә шалтыраттылар һәм Казанга бүләкләү тантанасына чакырдылар. Медаль, таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 
Без герой булдык. Әмма безнең урында һәркем шулай эшләр иде.  Ә изге эшләргә килгәндә, аларны гадәттән тыш хәлләр вакытында гына түгел, ә һәрвакыт кылырга кирәк. Без үзебезнең җирлектә балыкчылар берләшмәсен җитәклибез һәм аның әгъзалары белән хәйриячелек белән шөгыльләнәбез. Купель, гөмбәзләр урнаштырабыз, чишмәне төзекләндерәбез, гыйбадәтханә бәйрәмнәре оештырабыз һәм үткәрәбез. Хәзер үзебез коткарган малай белән  чиркәүгә йөрибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса