Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кощак авылында окоп шәмнәре ясыйлар

Спонсорлар волонтерлар өчен арендага бина алган.

Кощак, Иске һәм Яңа Шигали, Званка, Шихазда авылларында яшәүчеләр мобилизацияләнүчеләрг ярдәм итү өчен зур иҗтимагый хәрәкәткә берләштеләр.

Мобилизацияләнгән питрәчленең туганы волонтерларга мөрәҗәгать итә, ул окоп шәмнәре ясау белән кызыксына. Нәкъ менә шушы мөрәҗәгать аларны шәм ясый башларга этәрә дә инде.

Эшне консерва, балалар ризыгы, яшел борчак, кукуруздан бушаган калай банкалар җыюны игълан итүдән башлыйлар. Аларны ясау өчен нәкъ менә шундый зурлыктагы савытлар яхшы. Аларны тапшырганчы, савытларны яхшылап юарга кирәк, ризык калдыкларын калдырмаска, кырыйларын чүкеп чыгарга, кәгазь этикеткалардан, клейдан арындырырга кирәк.

– Банкаларны безгә берәмләп тә, капчыклап та китерәләр. Без аларны сортларга бүләбез. Әгәр дә алар чиста, файдалануга яраклы хәлдә икән, алардан шунда ук шәмнәр ясый башлыйбыз. Калганнарын пакетларга тутырып куябыз, юып, чистартырга теләүчеләргә бирәбез, – дип сөйләде Екатерина Бескровная.

Волонтерлар карамагында инде берничә йөз банка бар. Аларның эченә алдан савыт күләме буенча кисеп әзерләнгән картон кисәге һәм фитиль тыгалар. Аннары аңа газ плитәсендә тимер чиләктә эретелгән парафин салына.

– Бу шәмнәр ярдәмендә безнең сугышчылар үзләре җылына, ашамлыкларын җылыта, су кайната алачак, бу блиндажларда яктылык чыганагы да, – дип аңлата Оксана Гриднева.

Буш банкалар һәр йортта диярлек бар, ә менә парафин табу җиңел булмады.

– Социаль челтәрләрдә игъланнар буенча эзләдек, бөтен җиргә шалтыраттык, беркайдан да таба алмадык. Дусларыбыз белән элемтәгә чыктык һәм алар Мәскәүдән эзләп таптылар, хәтта базар бәясеннән дә арзанракка. Безгә өч йөз килограмм парафин кайтардылар, – дип уртаклашты Олег Попков.

Ул билгеләп үткәнчә, шәмнәрне күп күләмдә җитештерергә һәм алар белән туганнары яки дуслары соравы буенча мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итәргә планлаштыралар.


“Хәтта кулдан ясалган иң кечкенә шәм дә дүрт сәгать чамасы янып тора, иң зуры ун сәгатькә якын” – дип ышандыра волонтерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса